Җәмгыять
16 Июня 2020, 09:00

Көмьязы авылындагы заманча китапханә бинасы “Авыллар эстетикасы елы-2020” чикләрендә могҗиза иленә әйләнгән

Бу тормышта китаплар дөньясы мавыктыргыч та, кызыктыргыч та. Могҗизага ышанып яшәргә кирәк, ди Көмьязы авылындагы заманча китапханәгә йөрүче китап укучылар.

Бу тормышта китаплар дөньясы мавыктыргыч та, кызыктыргыч та. Могҗизага ышанып яшәргә кирәк, ди Көмьязы авылындагы заманча китапханәгә йөрүче китап укучылар.
Серле дә, әкияти дә дөньяның матурлыкларын күрә, тоя, аңлый белгән кызлар кулларына пумала һәм чагу буяулар алып әкият геройларын гәүдәләндергән, әкият күренешләрен мәңгеләштергән.
—Шушы матурлыкны үз куллары белән тудырган Лиана Гиниятуллина, Камила Усманова, Регина Хафизовага зур рәхмәтлебез. Эшебез әле моның белән генә чикләнмәячәк. Китапханәнең уку залын за үзгәртәчәкбез, — ди китапханә мөдире Гөлнара Солтанова.
Гөлнара Гомәр кызы белдерүенчә, китапханәгә йөргән, китаплар иле, дөньясы белән кызыксынган, могҗизага ышанган бу кызлар барысы да район үзәге Иске Балтач авылындагы балалар сәнгате мәктәбендә рәсем сәнгате классында сурәт төшерү серләрен үзләштерә.
Афарин, кызлар!
Гөлнара Солтанова фотолары
Читайте нас