Балтач районы авылларында мал асрау тәртибен бозуга юл куела
Балтач районында агымдагы елның биш аенда мал асрау тәртибе бҗелән исәпләшмәгән 14 граждан 1000әр сум штрафка тарттырылган.
Балтач районында агымдагы елның биш аенда мал асрау тәртибе бҗелән исәпләшмәгән 14 граждан 1000әр сум штрафка тарттырылган.
Районның барлык авылларында да малларны көтүләү оештырылган. “Элекктр көтүчесе” белән җиһазландырылган көтүлекләр саны да арта бара. Бер караганда мал-туарны көтүләү элекке белән чагыштырганда хәзер уңайлырак һәм бернинди дә проблема булмаска тиеш сыман. Ләкин маллар асрау тәртибе белән исәпләшмәгән гражданнар һаман да бар әле. Авылларда да, район үзәгендә дә көтүгә чыгарылмый, иркендә көтүленгән маллар бихисап. Алар хуҗалыклар басуларына да зыян китерә.
Мал-туар асрау тәртибен район Хакимияте административ комиссиясе контрольдә тота. Бу комиссия составына авыл җирлекләре хакимиятләре башлыклары да кертелгән.