Җәмгыять
9 Июня 2020, 13:56

Башкорстанда тәүлек эчендә коронавирусның 96 яңа очрагы расланган...

Республика сәламәтлек саклау министрлыгының 9 июньнең 14.00 сәгатькә оператив мәгълүматларына күз салганда, Башкортстанда коронавирус йогышының 4113 расланган очрагы теркәлгән.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгының 9 июньнең 14.00 сәгатькә оператив мәгълүматларына күз салганда, Башкортстанда коронавирус йогышының 4113 расланган очрагы теркәлгән.
Тәүлек эчендә коронавирусның 96 яңа очрагы расланган.
Бүгенге көндә республика стационарларында 1089 кеше дәвалана.
Шуларның 31е — авыр хәлдә, шул исәптән ИВЛ аппаратларында – 8 кеше.
Амбулатор дәвалауда авыруның җиңел формасы белән 1501 кеше дәвалану үтә.
Узган тәүлек эчендә 52 кеше сәламәтләнгән.
Барлыгы 1505 кеше хастаханәләрдән чгырылган.
COVID-19 белән пациентларның үлүенең яңа очраклары узган тәүлек эчендә теркәлмәгән.
Очракларның гомуми саны-18 кеше.
Тәүлек эчендә хастаханәдән тыш пневмонияле авырулар саны-100.
Алар барысы да COVID-19да тикшерелгән.
Тәүлек эчендә пневмония белән авырган һәм савыгып хастаханәдән чыгарылган пациентлар саны — 102.
Бүгенге көндә барлыгы 292965 тикшерү үткәрелгән, 279139 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектә республикада 5895 тикшерү уздырылган, 5671 кеше тикшерелгән.
Читайте нас