Балтач таңнары
+9 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
8 Июня 2020, 06:19
Владимир Путин мәктәп укучылары өчен генетика буенча курслар эшләргә кушты
Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә генетика буенча уку курсларын эшләргә кушты. Алар мәктәп укучылары өчен кулланылачак, дип хәбәр итә РИА Новости.#ВладимирПутин
Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә генетика буенча уку курсларын эшләргә кушты. Алар мәктәп укучылары өчен кулланылачак, дип хәбәр итә РИА Новости.
Хөкүмәт гомуми белем бирү оешмалары һәм балаларга өстәмә белем бирү оешмалары өчен программалар төзергә тиеш булачак. Путин шулай ук педагогик хезмәткәрләр бу өлкәдә квалификацияләрен күтәрә алачак программаларны эшләргә чакырды.
4 июньдә Ханты-Манси округы губернаторы Наталья Комарова Путиннан төбәктә геном үзәге булдыруда ярдәм итүләрен сорады. Губернатор ачыклык керткәнчә, үзәктә эшләргә 200 дән артык белгеч-генетик, биохимик һәм биоинформатик җәлеп итү планлаштырыла.
Ким дигәндә, өч геном тикшеренүләр үзәген булдыру «Фән» илкүләм проектында каралган, ул Русиядә 2024 елга гамәлгә ашырылырга тиеш. Аны тормышка ашыру өчен барлыгы 625 миллиард сумнан артык акча бүлү планлаштырыла. Ул шулай ук илдә дөнья дәрәҗәсендәге 15 фәнни-белем бирү үзәге булдыруны, «мегасайенс» класслы фәнни җайланмаларны файдалануга кертүне һәм фәнни һәм фәнни-педагогик әзерләүнең бердәм системасын формалаштыруны күз уңында тота.
Источник:
https://lenta.ru/news/2020/06/06/putingenetika/
Фото: globallookpress.com
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"