Җәмгыять
8 Июня 2020, 06:40

Башкортстанда тагын 126 мәктәп һәм 111 ФАП интернетка тоташтырылган

Республиканың тагын 282 социаль объекты интернетка тоташтырылган. Шул исәптән-126 мәктәп, 111 фельдшер-акушерлык пункты, 38 авыл администрациясе һәм 7 МЧС бүлекчәсе. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Республиканың тагын 282 социаль объекты интернетка тоташтырылган. Шул исәптән-126 мәктәп, 111 фельдшер-акушерлык пункты, 38 авыл администрациясе һәм 7 МЧС бүлекчәсе.
Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә билгеләп үткәнчә, бу республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Санлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.
"Башкортстанда социаль әһәмиятле объектларны тоташтыру планлы тәртиптә бара, эпидемиология хәле бу процесска үз төзәтмәләрен кертмәде. Без төзелгән инфраструктура киләчәктә дә республиканың ерак торак пунктлары эчендә Мобиль һәм чыбыклы интернет челтәрен үстерергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Башкортстанның Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Читайте нас