Балтач таңнары
+9 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
5 Июня 2020, 06:16
Башкортстанда җырчы Фәридә Кудашеваның 100 яшьлек юбилеен билгеләячәкләр
Башкортстанда легендар җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда легендар җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Бу вакыйга уңаеннан республикада юбилей чаралары узачак. БР Хөкүмәте вице-премьеры Фанур Ягъфәров җитәкчелегендәге оештыру комитеты аларны әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Фәридә Кудашева (1920 — 2010) иҗаты белән республикада концерт башкаруының чәчәк атуы бәйле.
Кабатланмас тавыш, эмоциональ һәм үткен башкару манерасы җырчыга меңләгән тыңлаучылар арасында популярлык һәм ихлас мәхәббәт китерде. Башкорт һәм татар халык җырларын һәм авторлар иҗат иткән җарларны аның башкаруында ике республикада — Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр тыңларга яратты. Уфа урамнарының берсе, шулай ук «Дуслык моңо» халыкара башкорт һәм татар җырлары фестивале җырчы исемен йөртә, Уфада, җырчы яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган.
Чыганак
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"