Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
2 Июня 2020, 12:57
Башкортстанда хәмер сату вакыты үзгәрәчәк
Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев республикада алкоголь сату турындагы законнардагы 2020 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк төзәтмәләрнең асылын аңлатты. Комментарийны төбәк парламенты матбугат хезмәте тәкъдим итте.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев республикада алкоголь сату турындагы законнардагы 2020 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк төзәтмәләрнең асылын аңлатты. Комментарийны төбәк парламенты матбугат хезмәте тәкъдим итте.
Күптән түгел узган утырышта депутатлар республиканың дәүләт сәүдә комитеты алкогольне ваклап сату вакытына, урыннарына һәм шартларына өстәмә чикләүләр куйган закон кабул итте.
Әлеге вакытта Башкортстанда җирле вакыт буенча 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр алкоголь сатуны чикләү яңа закон нигезендә үз көчен югалтачак. 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр федераль тыю үзгәрешсез кала, шулай ук дәүләт комитеты бөтен төбәк территориясендә яки аерым муниципалитетларда өстәмә чикләүләр билгели алачак.
Спикер сүзләренчә, закон кибетләрдә ваклап сатуга кагыла. Ягъни кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы предприятиеләренә әлеге норма берничек тә кагылмаячак. Шулай ук, Толкачев билгеләп үткәнчә, әгәр берәр районда җирле бәйрәм уза һәм бу көнне алкоголь сатуның урынсызлыгы турында Карар кабул ителә икән, тиешле тыю шул районда гына кертеләчәк.
Чыганак
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"