Җәмгыять
30 Мая 2020, 02:00

Түбән Кансөяр авылыннан иде ул, Гайфулла Шәйхуллин

Гомер узган саен бала чаклар ныграк сагындырып искә төшә. Без үскәндә туган-тума, күрше әби-бабайларга үз исемнәре белән генә дәшми идек. Минем дә ике Зур бабаем, Яшь бабаем, Акбабаем бар иде. Әбиләрне дә яратып: Яшь әби, Зур әби, Чибәр әби, Кендек әби дип йөртә идек. Бүген кулыма каләм алып Акбабаем — әниемнең бертуган абыйсы (абзый, дип эндәшә иде әни) турында язарга булдым.

Гомер узган саен бала чаклар ныграк сагындырып искә төшә. Без үскәндә туган-тума, күрше әби-бабайларга үз исемнәре белән генә дәшми идек. Минем дә ике Зур бабаем, Яшь бабаем, Акбабаем бар иде. Әбиләрне дә яратып: Яшь әби, Зур әби, Чибәр әби, Кендек әби дип йөртә идек. Бүген кулыма каләм алып Акбабаем — әниемнең бертуган абыйсы (абзый, дип эндәшә иде әни) турында язарга булдым.

Акбабай, Балтач районы Түбән Кансөяр авылында урта хәлле крестьян Шәйхулла hәм Бибиасма гаиләсендә беренче бала булып 1924 елның 24 августында дөньяга килә. Зур әти белән зур әни ир бала тууына бик сөенәләр, Гайфулла дип исем кушалар. Бу вакытта гаиләдә зур әнинең беренче иреннән туган кызы Нәкыя үсеп килгән була. Зур әти аны да үз кызы кебек яратып үстерә. Өч елдан әнием Рәҗимә туа. Киң күңелле зур әти апасының ятим калган Дәүләтьянын да үз улы итеп сыйдыра. Аны үстереп, өйләндереп, өй салып, мал-туар биреп башка чыгара. (Дәүләтьян Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала).
Менә шундый эшчән, тәртипле, тату, юмарт гаиләдә тәрбияләнеп үсәләр әнием белән Акбабай. Кырык яшьләре тулганда кулларына алган балаларын бик иркәләп үстерәләр алар. Зур әти авылның акыллы кешесе, дини дә ,"грамота"сы да була заманына күрә, колхоз оешкач кладовщик эшен алып бара. Улы да әтисеннән үрнәк алып үсә, мәктәптә яхшы укый, кул арасына керә, балта эшенә өйрәнә.
1941 елның 21 июне. Җәйнең матур көнендә авылга коточкыч хәбәр килә, Германия таң атканда сугыш башлаган... Зур әтине хезмәт армиясенә алалар. Бер елдан,18 яше тулып килгән Акбабайга да фронтка чакыру кәгазе килә. 1942 елның 15 августында авыл халкы аны сугышка озатырга җыела. Зур әни улын озатканда арбага менеп басып: "Гайфуллам, улым! Батырларча сугышып, герман нимесләрен җиңеп, исән-сау әйләнеп кайт .Син минем бердәнберем бит!" — дип саубуллаша. Озатырга килгән бер олы гына яшьтәге хатын: "Ай hааай, Гайфулла бик иркә үсте, чыдый алмас сугышта, качар...", — дип әйтеп кала артыннан (әнием истәлекләреннән).
Акбабайның фронт юлы Бөек Ватан сугышының хронологик язмасы, дип әйтсәм дә хата булмас. 18 яшьлек авыл егетен башта — Бөре шәhәренә, аннан пароходка утыртып Уфага озаталар. Ырынбур (Чкалов) өлкәсенең Краснохолмское авылында урнашкан хәрби-пехота училищесында 5 айлык хәрби әзерлек курсын үтә. Фронт юлы Великие Луки юнәлешенә юл ала ,аннан Белоруссиянең Витебск шәhәренә озаталар. Калинин hәм Көнбатыш фронтка дошманның берничә дистә дивизиясенә каршы тору бурычы йөкләтелә. Смоленск юнәлешендә барган бәрелештә, Духовщина шәhәрен немецлардан азат иткәндә Акбабай шушы каты сугыш операциясендә беренче мәртәбә яраланып, бер ай хәрби госпитальдә дәвалана. Беренче сугышчан "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә (10.12.1943 ел).



Чехословакия ярдәм сорый, Праганы азат итәргә кирәк. ll Украина фронты командующие Р. Малиновский гаскәре составында Акбабай Праганы азат итүдә, соңгы сугышта катнаша, румын гаскәрләренең зур өлеш кертүе турында да сөйләп калдыра.
Үзәк гаскәр группасында 1945 елның июнь аенда Венгриягә хезмәт итәргә җибәрелә, Мелекевешд шәhәре искә алына.
1946 елның июнендә штаб начальнигы чакырып ала: “Чемоданыңны җый, 2 айга отпускка китәсең”, — ди. Күкрәгендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен алынган орден, медальләр тулы солдат авылга кайтып төшә. Менә аның сугышчан наградалары: “Батырлык өчен” медале (10 декабрь 1943 ел);

“Батырлык өчен” медале (28 апрель 1945 ел);

“1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале (9 май 1945 ел);

Өченче дәрәҗә Дан Ордены (18 май 1945 ел);

Венаны алган өчен” медале (9 июнь 1946 ел).

Әнием әйтә торган иде, минем абзый кебек батырлык күрсәтеп, күп орден-медальләр алган кеше юк авылда, дип.

Ялдан соң яңадан хәрби хезмәткә Будапешттан ерак түгел Шопрон шәhәрендә урнашкан частька әйләнеп килә, аны комендатурага тәгаенлиләр. 1947 елның 4 апрелендә демобилизация, армия хезмәтен тутырып егет авылга әйләнеп кайта. Сугыштан бик күп авыл ир-егетләре әйләнеп кайтмый. Җиң сызганып әтисе белән колхоз эшендә эшли башлыйлар. Акбабай балта остасы да, аның кебек оста итеп печән чабучы да бик сирәк. 1948 елның февралендә авыл кызы Рәйсәгә өйләнә, матур итеп туй ясыйлар. Урысча сөйләшергә дә остарган, мәктәптә дә тик яхшы билгеләренә укыган, бар ягы да килгән егетне бригадир итеп тагаенлиләр ,ул җитәкләгән бригада алдынгылардан була, авылдашлары хөрмәт итә. Күп еллар Балтач район кулланучылар кооперативы җәмгыятендә хәзерләүче булып эшләде, алдынгылар исәбендә иде, Мактау грамоталары алды. Тирә-як авылларда аның килүен, халыкка кирәк-ярак товарлар алышуын көтеп ала иделәр. Акыллы, сабыр, йомшак фигыльле, беркайчан да ачулы чагын күрмәссең, авылның иң абруйлы кешесе, киңәшчесе, ярдәмчесе булып яшәде минем Акбабаем. Гәзит-журналлар укыды, ил hәм дөнья яңалыкларын күзәтеп барды. Тормыш иптәше Рәйсә апа белән 6 малай 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. Үз үрнәгендә үстерде ул улларын да, эшләре, тормыш яшәеше, гаиләдә мөнәсәбәтләре белән әтиләре кебек акыллы, эшчән булып үстеләр, матур итеп гаилә кордылар, намус белән эшләп хаклы ялга чыктылар. Кече улы Фәнзәви Гайфулла улы Балтач үзәк район хастахәнәсенең "ашыгыч ярдәм" хезмәтендә күп еллар водитель булып эшли, медицина хезмәткәрләре белән иңгә-иң терәп, кеше гомерен саклау хезмәтендә. Аның эштә үткәргән йокысыз төннәре, авыл араларының бозык юлларын узып,и ртә таңнан, көннәр буе югары технология медицина ярдәменә мохтаҗ авыруларны вакытында Бөре, Уфа шәhәрләренә илтеп җиткерүдә зур өлеше бар. Яхшы гаилә башлыгы, тормыш иптәше Рәдинәсенең таянычы, яраткан тормыш иптәше,у ллары Илгиз белән Илнурга урнәкле әткәй, оныкларына-яраткан зур әти. Акбабай кебек, бик туган җанлы, ярдәмчел энебез Фәнзәви, безнең дә рәхмәтебез зур аңа. Акбабай тормышы ул дәвернең бер тарихы. Язмышның ачысын-төчесен, авыр сугыш елларын, юлларын узып үз тормышын башкаларга үрнәк итеп корган авылыбызның бөек кешесе иде, дип әйтсәм дә дөрес булыр. Бакыйлыкка күчүенә 15 ел вакыт узса да, сагынып искә алабыз. Безне дә үз кызлары кебек итеп күргән Акбабаебыз! Тыныч йокла, безнең Герой җиңүчебез!

Австрия башкаласы Венаның үзәк мәйданында фашистлардан азат итүче совет гаскәрләренә һәйкәл куелган. Шәhәр халкы ихтирам белән карый. 2012елда үзем дә бу hәйкәл алдында баш иеп тордым.

Мәмдүдә Хакова. Салехард шәhәре, Ямал-Ненец автономияле округы.
(Материаллар ГайфуллаШәйхуллинның үзе авыл укытучысы Галия Хөсәеновага сөйләгәннәреннән, әнием истәлекләреннән, үземнең хәтеремдә саклаганнардан, "Халык хәтере” интернет челтәреннән алынды).
PS. Бу язмам, безне 1963-67 елларда татар теле hәм әдәбиятен укыткан, Казан Дәуләт университетын тәмамлап килгән укытучыбыз Маhия апа Фаязовага истәлек hәм рәхмәтем булып барсын.
Читайте нас