Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
29 Мая 2020, 05:57
Башкортстан Республикасына Тимченко хәйрия фондыннан индивидуаль саклану чаралары рәвешендә гуманитар ярдәм килде
Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән хезмәттәшлек кысаларында Башкортстанга шәхси саклану чаралары белән гуманитар йөк китерелде. Чара алдыннан БР Хөкүмәте һәм Фонд арасында хәйрия иганәсе буенча башлангыч килешү төзелде.
Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән хезмәттәшлек кысаларында Башкортстанга шәхси саклану чаралары белән гуманитар йөк китерелде. Чара алдыннан БР Хөкүмәте һәм Фонд арасында хәйрия иганәсе буенча башлангыч килешү төзелде.
Карантин чараларның озакка сузылуы сәбәпле, гаилә фонды медикларга һәм төбәкнең социаль хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән шәхси саклану чаралары комплектларын җибәрде. 20 мең берәмлек шәси саклану чарасы сатып алу өчен бүлеп бирелгән бюджет якынча 40 миллион сум тәшкил иткән.
28 май көнне, гуманитар йөк машинасы Уфага килеп җитте. Шәхси саклану чаралары - бер тапкыр кулланыла торган медицина саклагыч костюмнары, саклагыч битлекләр, медицина бахиллары һәм бер тапкыр кулланыла торган медицина перчаткалары-эпидемиягә каршы көрәшнең иң өстенлекле участокларында, шул исәптән социаль учреждениеләрдә хезмәт вахтасы алып баручы хезмәткәрләр арасында бүленәчәк. Төбәкнең автоном режимда эшләүче барлык 97 социаль учреждениесе арасында 2 мең берәмлек саклагыч костюм бүленәчәк.
Хәйрия фонды шулай ук медиклар өчен обсервацияне җиһазлау өчен түләүсез нигездә акча җибәргән. Обсерватор республиканың сәламәтләндерү санаторийларының берсе базасында эшләячәк, анда медицина хезмәткәрләре үз сәламәтлекләрен тергезә һәм авыр хезмәт вахтасыннан соң көч туплый алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тимченконың гаилә хәйрия фонды Башкортостан Республикасын зәгыйфь категорияләр белән эшләүче һәм төбәк штаблары белән хезмәттәшлек итүче көчле бәйсез дәүләтнеке булмаган партнерлары булган төбәк буларак аерып карый.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"