Балтач районы оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган эретеп ябыштыручылар, бүген 29 май көнне, һөнәри бәйрәмнәрен билгели
Эретеп ябыштыручы хезмәт базарында һәрвакыт ихтыяҗ булган һөнәр, дип әйтү арттыру булмас. Оста эретеп ябыштыручылар кайсы тармакта да алтын бәрабәренә. Төзелеш, торбаүткәргечләр салу эшләре барган урыннарда, бигрәк тә.
Календарьда күп тармак һөнәр ияләренең һөнәри бәйрәме бар. Эретеп ябыштыручылар да бәрәмсез халык түгел. Һәр елны майның соңгы җомгасында бу һөнәр ияләре тантана итә.