Җәмгыять
28 Мая 2020, 11:00

Башкортстан мәктәпләрендә сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү планлаштырыла

Башкортстан мәктәпләрендә 25 меңнән артык укытучы сыйныф җитәкчеләгән өчен өстәмә акча алачак.

Башкортстан мәктәпләрендә 25 меңнән артык укытучы сыйныф җитәкчеләгән өчен өстәмә акча алачак.
Башкортстанда яңа уку елыннан укытучылар сыйныф җитекчелеге өчен өстәмәләр алачак БР Хөкүмәте президиумы утырышында төбеәнең Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин шул хакта хәбәр титкән.
"2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә сыйныф белән җитәкчелек иткән укытучылар, быелгы өстәмә түләүләргә өстәп, федераль бюджеттан өстәмә бишәр мең сум акча алачак, – дип белдергән ведомство башлыгы. - Республика буенча уртача өстәмә 7,780 сум тәшкил итәчәк".
Министр сүзләренә караганда, әгәр педагог ике сыйныфта сыйныф җитәкчесе булса, сумма икеләтә арттырылачак, әмма югарырак була алмый.
Башлангыч исәпләүләр буенча, бу түләүләрне дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының 25 418 сыйныф җитәкчесе алачак.
Читайте нас