Балтач таңнары
0 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
27 Мая 2020, 11:44
“Уфа” аэропорты Якутиядән вахтовиклар рейсын кабул итте
Бүген, 27 майда “Уфа” аэропорты Талаканнан SYL-9218 рейсын каршы алды. “Якутия” авиакомпаниясе Башкортстан башкаласына Чаянды ятмасында эшләгән 139 кешене күчергән, анда апрель аенда коронавирус баш калкыткан иде.
Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген, 27 майда “Уфа” аэропорты Талаканнан SYL-9218 рейсын каршы алды. “Якутия” авиакомпаниясе Башкортстан башкаласына Чаянды ятмасында эшләгән 139 кешене күчергән, анда апрель аенда коронавирус баш калкыткан иде.
Рейс белән килгән барлык пассажирлар да Якутиядә медицина тикшерүен уздылар, аларда COVID-19га кире анализлар турында белешмә бар. Шулай ук килеп җитү буенча Роспотребнадзор белгечләре пассажирларга термометрия уздырдылар.
- Бу инде гадәти перевахтовка. Якутиядә килеп туган проблеманы хәл иттек, шуңа күрә без Якутиядән вахтовикларны күпләп обсервациягә җибәрмәячәкбез, - диде БР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков.- Шулай да килеп җитүгә температураны тикшерәчәкләр. Югары температура һәм йогышлы авыруның башка билгеләре булганда аларга карантин чаралар кулланылачак.
Исегезгә төшерәбез, Якутиядәге Чаяндыда Газпром ятмасында зарарлану чыганагы теркәлгән иде. Башкортстанга обсервациягә барлыгы 1591 кеше килгән. Алар барысы да республика территориясендә җәелдерелгән обсерваторларга урнаштырылды һәм ике атналык карантин узды.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"