Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
27 Мая 2020, 13:00
Балтачлылар белеп калыгыз, Сосновский балтырганы үстергән өчен штраф кертмәкчеләр
Балтачлылар, белеп торыгыз, бакчагызда Сосновский балтырганы үскән өчен киләчәктә ике-дүрт мең сум күләмендә штраф түләргә туры килергә мөмкин.
Балтачлылар, белеп торыгыз, бакчагызда Сосновский балтырганы үскән өчен киләчәктә ике-дүрт мең сум күләмендә штраф түләргә туры килергә мөмкин.
Күршегез сезнең участокта чүп үләннәре күпләп үсүе турында шикаять белдерә икән, сезгә штраф түләргә туры киләчәк. Бу очракта туфракны саклауга берьюлы ике кодекс — Җир һәм административ кодекслары эшкә кушыла.Штраф күләме гражданнар өчен 20дән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 50дән 100 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 400 меңнән 700 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Сүз тузганаклар һәм клевер турында түгел, ә җиргә җитди янаучы чүп үләннәре турында бара.
Русиянең кайбер төбәкләрендә (мәсәлән, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә) Сосновский балтырганын үстергән бакчачыларны актив рәвештә штрафка тарталар. Тиздән мондый санкцияләр бөтен җирдә дә кертелер дип көтелә: сенаторлар балтырган һәм башка карантинлы чүп үләннәре белән көрәшүдән баш тарткан кешеләргә штрафларны законлаштырырга тәкъдим иткән инде. Физик затлар ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр, юридик затлар 20 меңнән алып 30 мең сумга кадәр акча түләячәк. Ә әлегә исә балтырган белән көрәш мәсьәләсен законнар дәрәҗәсендә төбәкләр мөстәкыйль хәл итә.
Бу үсемлек Пермь краендагы юл буйларында күпләп үсә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"