Балтач таңнары
+9 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
26 Мая 2020, 15:00
Русиядә 1 июньнән эчке туризм өчен чикләүләрне йомшартачаклар
Россия Хөкүмәте 1 июньнән эчке туризм өлкәсендә чикләү чараларын этаплап бетерә башлаячак.
Россия Хөкүмәте 1 июньнән эчке туризм өлкәсендә чикләү чараларын этаплап бетерә башлаячак.
Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко матбугат конференциясе барышында хәбәр иткән.
" Җәйнең беренче яртысында эчке туризмны контрольдә тотып, имин7 башлап җибәрү торган җибәрү —безнең өчен, әлбәттә, приоритет . 1 июньнән Хөкүмәт чикләүләрне системалы рәвештә йомшарта башлаячак. Беренче этапта медицина лицензиясе булган шифаханәләр ачылачак",
- диде ул.
Аның сүзләренә караганда, моның белән бер үк вакытта хөкүмәт туризм тармагын — кунакханәләр, курортлар, пляжлар, круизларны ачу кагыйдәләре өстендә эшли.
«1 июньгә кадәр Роспотребнадзор һәм Ростуризм тарафыннан әзерләнгән тиешле тәкъдимнәр бастырылачак. Бу тармакка үз эшчәнлекләрен яңа чынбарлык шартларында гамәлгә ашырачак кагыйдәләрне һәм алар эшли башлый ала торган срокларны аңларга ярдәм итәчәк",
- дип өстәде ул.
Элегрәк Роспотребнадзор COVID-19 таралу куркынычыннан саклану шартларында санаторий-курорт учреждениеләре эшен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде.
Май башында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин эчке туризм мөмкинлекләрен формалаштырырга чакырды.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"