Балтач таңнары
+23 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
25 Мая 2020, 19:00
Балтачлылар, чеби, бәбкәләр сатып алганда ялгышмас өчен нишләргә беләсезме?
Балтачлылар, чеби, бәбкәләр сатып алырга уйлаган очракта белеп калыгыз, сатучыда «Меркурий» дәүләт системасында рәсмиләштерелгән 1 нче форма ветеринария таныклыгы булырга тиеш
Балтачлылар, чеби, бәбкәләр сатып алырга уйлаган очракта белеп калыгыз, сатучыда «Меркурий» дәүләт системасында рәсмиләштерелгән 1 нче форма ветеринария таныклыгы булырга тиеш.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кош-корт асрау өчен уңайлы сезон башланды, димәк, тәүлеклек һәм үсеп җиткән яшь терлекләргә ихтыяҗ артты. Ләкин соңыннан терсәкне тешләмәс өчен кайбер нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк. . Йорт кошын сатып алганда сатучыдан 4 нче форма ветеринария белешмәсен яисә «Меркурий» дәүләт системасында рәсмиләштерелгән 1 нче форма ветеринария таныклыгын таләп итәргә кирәк, аларда кош төре, токымы яки кросс, саны, кош яше, йөрү маршруты, җитештерүче, үткәрелгән вакцинация һәм ветеринария чаралары, чыгу урынының эпизоотик иминлеге күрсәтелә. Кош-кортның тышкы кыяфәтенә һәм каурый катламы торышына игътибар итәргә кирәк. Кош актив, хәрәкәтчән булырга тиеш, арт саны чиста чеби, бәбкәләрне сайларга тырышыгыз. Кошчыкларны күзләре яшьләнгән булмасын. Кошның сулышы чиста, тигез, “гырлау”сыз булырга тиеш. . Йорт кошларын сату кагыйдәләрен бозу очрагы, хайваннар, шул исәптән кошлар арасында аеруча куркыныч яки йогышлы авырулар таралуга китергән очракта, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 249 статьясы нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган.
"Бавлы-Информ"
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"