Балтач таңнары
+23 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
24 Мая 2020, 06:00
Балтач районы башлыгы районда яшәүче мөселманарны Ураза бәйрәме белән котлады
Балтач районы башлыгы Илгиз Субушев районда яшәүче мөселманарга Ураза бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Балтач районы башлыгы Илгиз Субушев районда яшәүче мөселманарга Ураза бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу изге айны билгеләп үткәндә, Ураза гаете үзе белән шатлык, иманны ныгыту, яңа бәһасез тәҗрибә, рухи һәм әхлакый камиллеккә ия булу, барыбызны да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә, якыннарыбызга карата миһербанлы булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырды.
Уразаны төп тыюлары – рухи чистарыну, тынычлык сөючәнлек, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр кешеләренә бер үк төрле якын һәм аңлаешлы, алар тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Рамазан ае безнең изге гамәлләребезне арттыра, йөрәкләрне чистарта һәм якты итә. Игелек кылу теләге безне алга таба да көндәлек тормышта озата барыр дип өметләнәм.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да тынычлык, үзара аңлашу, сәламәтлек һәм бәхет, изге эшләрегездә уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә сезне һәм сезнең якыннарыгызны сакласын, догаларыгызны кабул итсен һәм динебезне ныгытсын.
Бу бәйрәм көннәрендә күп кеше катнашлыгындагы бшйршм сараларында катнашудан тыелыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызны саклагыз, өйдә калыгыз!
Инстаграм
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"