Җәмгыять
19 Мая 2020, 07:53

Башкортстанда короновируска каршы йомшартудан соң спорт тамашалары үткәрүне рөхсәт итәчәкләр

Башкортстан - Русиядә коронавируска каршы режим йомшарган чорда спорт ярышлары уздыра башлаган беренче төбәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан - Русиядә коронавируска каршы режим йомшарган чорда спорт ярышлары уздыра башлаган беренче төбәк.
Уфада «Акбүзат» ипподромында 23 майда «Башкирия Террасы» республика ат-спорт турнирының өченче этабы узачак. Ярышлар тамашачыларсыз узачак.
Ат чабышларын биш телеканал: БСТ, UTV, «Бөтен Уфа», Ат дөньясы, «СтартТВ», шулай ук ярышлар барышын социаль челтәрләрдә (akbuzat_ippodrom_ufa, VK) күзәтеп торачак.
Өченче этапта Архангельск, Бөре, Иглин, Салават районнарыннан ипподром атлары катнаша. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.
Турнир барлык санитар нормаларны үтәп барачак, дип хәбәр иттеләр ипподром администрациясендә.