Җәмгыять
19 Мая 2020, 11:00

Башкортстан 47 Апимондия конгрессына әзерләнә

16 майда видеоконференция форматында Бөтендөнья бал кортлары көне алдыннан (20 май) "Апимондия” халыкара умартачылык ассоциацияләре федерациясе башкарма комитеты утырышы үтте. Аның барышында оештыру комитеты “Апимондия” халыкара умартачылык Ассоциацияләренең 47 Конгрессына һәм 2021 елда Башкортостан Республикасынд “АпиЭкспо” күргәзмәсенә әзерлек һәм аны уздыру барышы турында хисап тотты.

Утырышта “Апимондия” халыкара умартачылык ассоциацияләре федерациясе президенты һәм вице-президенты Джефф Петтис һәм Питер Козмус, “Апимондия” халыкара умартачылык ассоциацияләре федерациясе генераль секретаре Рикардо Себастьяни, Башкарма комитет әгъзалары, “Конмарк” компаниясенең 47 нче “Апимондия” конгрессы операторы вәкилләре катнашты.
Русия ягыннан Русия умартачылар милли берлеге президенты Арнольд Бутов, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР Хөкүмәте Аппараты җитекчесе Илшат Таҗитдинов, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, конгрессны әзерләү буенча җирле оештыру комитеты вәкилләре катнашты.
Илшат Таҗетдинов 47 нче конгресс операторы белән берлектә башкарылган эшләр турында сөйләде. Утырышта катнашучылар булачак чара барышында җәлеп ителәчәк инфраструктура объектларын әзерләү, “АпиЭкспо-2021” күргәзмәсен оештыру, ачылу һәм ябылу тантаналарын уздыру, техник турларны оештыру һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Апимондия җитәкчелеге виза һәм таможня мәсьәләләре буенча Русия ягыннан максималь ярдәм күрсәтү, катнашучылар санын максималь җәлеп итү өчен Русиядә һәм чит илләрдә Апимондия конгрессын алга этәрү мөһимлеген билгеләп үтте.
Русия умартачылары өчен теркәү взнослары мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Вице-премьер Илшат Таҗетдинов Апимондия җитәкчелегенә Русия умартачылары өчен ташламалы бәя билгеләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Апимондия җитәкчелеге әлеге тәкъдимне алдан хуплады һәм якын арада Русия ягы Апимондиягә рәсми запрос җибәрәчәк.
Башкарма комитетның киләсе утырышы 6 июньгә билгеләгән, анда булачак Конгрессның фәнни программасын әзерләү буенча фикер алышу планлаштырыла.
Читайте нас