Җәмгыять
15 Мая 2020, 06:22

Владимир Путин COVID-19 вакцинасына Русия хокукларын рәсмиләштерүне таләп иткән

Русиянең сентябрь аенда теркәүгә планлаштырылган коронавирустан вакцинага хокукын рәсмиләштерүне алдан ук тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдергән. #ВладимирПутин #COVID19 #вакцина#коронавирус

Русиянең сентябрь аенда теркәүгә планлаштырылган коронавирустан вакцинага хокукын рәсмиләштерүне алдан ук тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин генетик технологияләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдергән.
«Коронавируска каршы вакцина сентябрь аенда гамәлгә ашырылыр дип өметләнәм. Интеллектуаль милек турында гына уйлагыз, ул һичшиксез тәэмин ителергә тиеш», — дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.
«Вектор» Роспотребнадзор фәнни үзәге генераль директоры Ринат Максютов бу киңәшмәдә оешманың июнь аенда коронавирустан вакцинаның мөмкин булган прототипларын клиник тикшерүне төгәлләячәген әйткән. Шуннан соң 300 волонтерда клиник сынауларга күчү планлаштырыла. Сентябрьдә "Вектор" әзер препаратны теркәргә ниятли.
Апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога COVID-19га каршы вакцинаны тиз арада теркәү мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу административ процедураларны тизләтүгә һәм препарат җитештерү өчен кирәкле өстәмә акча бүлеп бирүгә кагыла.

Читайте нас