Җәмгыять
15 Мая 2020, 16:00

Балтач районы башлыгы балтачлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Халыкара гаилә көне уңаеннан, балтачлыларга изге теләкләрен җиткерде.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Халыкара гаилә көне уңаеннан, балтачлыларга изге теләкләрен җиткерде.
Хөрмәтле балтачлылар, Халыкара гаилә көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез.
Гаилә. Кыска гына шушы сүз никадәр мәгънәне үз эченә алган. Кеше мөнәсәбәтләренең ныклыгы, кайгыртучанлык һәм рухи җылылык хисе, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм тугрылык чыганагы, киләчәккә ышаныч, кешенең дөньяга карашын формалаштыру кебек төшенчәләрне берләштерә ул.
Гаилә - ул беренчел мохит, анда кеше игелек кылырга өйрәнергә тиеш. Нәкъ менә гаиләдә кыйммәтле рухи-әхлакый һәм мәдәни мирас саклана һәм арта бара, иң яхшы традицияләр формалаша.
Бу көнне ике, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Яшь гаиләләргә чын күңелдән бәхет телим! Үз балаларын үстергән , ә хәзер онык-оныкчыкларын тәрбияләргә булышкан әби-бабайларга да баш иябез. Безнең районда тату гаиләләр күбрәк булган саен, Балтач районы да ныгый, республикабыз да көчлерәк булачак.
Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу, иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем сөрсен! Балалар тавышлары гаиләләргә шатлык алып килсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен саклап калырга ярдәм итсен!
Читайте нас