Җәмгыять
14 Мая 2020, 11:29

«Югары әзерлек» режимы чорында сәүдә объектлары тикшерелә

Республикада «Югары әзерлек” режимы чорында кагыйдәләр, чикләүләр һәм таләпләрне үтәү фактына сәүдә объектларын тикшерү дәвам итә.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Республикада «Югары әзерлек” режимы чорында кагыйдәләр, чикләүләр һәм таләпләрне үтәү фактына сәүдә объектларын тикшерү дәвам итә.
Алар арасында: шәхси саклану чараларын кию (хезмәткәрләр дә, сатып алучылар да), дезинфекция чараларын куллану, бинаны җилләтү, социаль дистанцияне үтәү өчен төшерелгән тамга булуы, шулай ук бүлмәләрнең дымлы җыештыру һәм дезинфекция журналын алып бару тикшерелә.
Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары буенча рейд чаралары барышында барлык хуҗалык итүче субъектларның барлык тәкъдимнәренең үтәлмәве ачыклана.
12 майдан башлап Уфа, Сибай, Белорецк, Стәрлетамак, Нефтекамск, Октябрьский шәһәрләре территорияләрендә 1184 объект мониторингы ясалды. Мониторинг барышында түбәндәге тәритп бозулар ачыкланды::
89 объектта хезмәткәрләр битлек (7,5%), 297 объектта - перчаткалар белән кулланмаган (25,1%), 117 объектта социаль дистанцияне үтәү өчен тамгалар (9,9%) юк, 135 объектта халык битлекләрсез (11,4%), 546 объектта - перчаткасыз (46,1%) булган.
Аерым алганда, кичә (2020 елның 13 мае) рейдлар барышында Уфа шәһәренең «Демское» һәм «Колхоз» базарларында санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне үтәү буенча тәртип бозулар ачыкланды. Әйтик, Чебоксар ур., 21/1 йорт адресы буенча урнашкан «Демский» базарын тикшерү вакытында битлек һәм перчаткаларда кулланучыларның 40% ы гына булган. Персоналга килгәндә, бу сан ике тапкыр кимрәк – хезмәткәрләрнең 20% ка якыны.
Бүген "Колхоз" базарында җитешсезлекләр бетерелде,”Демский" базары кисәтүләрне бетерү чорында үз эшчәнлеген туктатты.
Барлыгы 21 апрельдән алып бүгенге көнгә кадәр 10204 объектка карата тикшерү үткәрелде, аларда РФ КОАП 20.6.1 статьясы буенча 111 хокук бозу очрагы теркәлде һәм рәсмиләштерелде. Административ хокук бозулар турында 39 беркетмә һәм биналарны карау буенча 72 беркетмә төзелде. Башкортстан Республикасы район судларына 23 материал җибәрелгән.
Белешмә өчен: 21 апрельдән бирле Уфа шәһәрендә «Окей», «Планета» сәүдә үзәгендә «Леруа Мерлен Восток», «Эльдорадо» һәм “Карусель” гипермаркетларының рейдлары вакытында санитар-эпидемиологик режим таләпләре буенча тәртип бозулар ачыкланды. Хокук бозучыларга карата Башкортстан Республикасы территориясендә югары әзерлек режимын кертүдә кагыйделерен үтәмәү факты буенча, аерым алганда, сәүдә объекты хезметкерлеренең индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителмәгән, шулай ук хезмәткәрләрәндә билгеләнгән үрнәктәге пропусклар булмау һәм биналарны чистарту журналы булмау буенча сәүдә объектлары җитәкчеләре барында тикшеру протоколлары төзелде.
Физик затларга карата – 44 граждан административ җаваплылыкка тартылган.
Штраф күләме шактый зур: гражданнарга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф каралган; вазыйфлы затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга-йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр. Кабат закон бозылган очракта-объектлар ябыла.
Читайте нас