Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
13 Мая 2020, 14:00
БДИ вакыты күчереләчәк, ТДИны тапшырмаячаклар
Балтач районы чыгарылыш укучылары быел БДИны соңрак тапшырырга туры киләчәк. Ә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өлгереш нәтиҗәләре буенча гына аттестат алачак.
Балтач районы чыгарылыш укучылары быел БДИны соңрак тапшырырга туры киләчәк. Ә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өлгереш нәтиҗәләре буенча гына аттестат алачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИ ны соңрак вакытка күчерү турында Карар кабул итте. Имтиханны югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак.
Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә БДИ күчерү турында игълан иттеләр, дата аныклана. Ахыргы мәгълүматлар соңрак хәбәр ителәчәк.
Шулай ук имтихан үткәрү пунктларында имтихан тапшыручылар саны чикләнәчәк, шул ук вакытта быел югары уку йортларына укырга керүчеләргә генә имтиханга юл куелачак. Укырга керергә җыенмаучылар өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнар үткәрелмәячәк.
"Сәламәтлек саклау буенча хәлләрне һәм чараларны исәпкә алып, аны быел югары уку йортларына укырга керергә теләгән унберенче сыйныф укучылары тапшырачак дип планлаштырыла",
— дип китерә мәгариф министры сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте.
Тугызынчы сыйныф укучыларына килгәндә, быел алар йомгаклау имтиханнарын тапшырмаячак. Бәяләү уку елында агымдагы өлгереш буенча куелачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"