Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2020, 19:30

Бүген Бөтендөнья су ресурслары көне

Беләсезме, дөньяның 43 илендә 700 миллион.га якын кеше су җитмәү проблемасы кичерә.Бүген, 22 март көнне, Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләнә.

Бүген, 22 март көнне, Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләнә.
22 мартка туры килә торган Бөтендөнья су көнен бөтен планета бәйрәм итә. Оештыручылар фикеренчә, бу көннең төп бурычы - планетада яшәүче һәр кешегә су ресурсларының әһәмияте һәм аларны сакаларга кирәклеге турында искәртү. Су ресурслары булмаса, планетабызда тормыш барлыкка килмәс иде.
Мондый бәйрәмне булыдыру турында фикер беренче тапкыр БМО конференциясендә яңгыраган. Ул конференция әйләнә-тирә мохитне үстерүгә һәм саклауга багышлап үткәрелгән. Бу вакыйга Рио-де-Жанейрода 1992 елда булган.
1993 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көнен үткәрү турында рәсми карар кабул ителгән.
1993 елдан бирле рәсми рәвештә Халыкара су көне билгеләп үтелә. Әйләнә-тирә мохитне саклау оешмасы барлык илләргә су ресурсларын саклауга игътибар бирү һәм тиешле дәрәҗәдә конкрет эшләр башкару үтенече белән мөрәҗәгать итә башлый.
Әлеге оешма үз резолюциясендә барлык илләргә 22 мартта су ресурсларын үзләштерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән махсус чаралар үткәрергә тәкъдим итә.
Климат үзгәрү буенча халыкара комитет киләчәктә безнең планетаны явым-төшем бүленеше үзгәрүе көтә, дип кисәтә. Климатик контрастлар - корылык һәм су басу көчәячәк. Болар барысы да планетаны су белән даими тәэмин итүне кыенлаштыра.
Хәзерге вакытта дөньяның 43 илендә 700 миллион.га якын кеше су җитмәү проблемасы кичерә. Су запаслары әлеге кебек кыскара барса , 2025 елга мондый проблема белән 3 миллиардтан артык кешегә янарга мөмкин. Болар барысы да әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, халык саны арту темпы югары булу, су ресурслары белән дөрес идарә итмәү кебек проблемалар белән бәйле.
Белешмә өчен: планетаның 70 проценты су белән капланган. Җирдәге су ресурсларының 97,5 проценты тозлы сулар. Планетадагы 2, 5 процент күләмендә суларның 68,7 процентын бозлыкларда туңган су ресурслары тәкшил итә. Су ресурларының барлык күләменнән бары бер процент су кеше куллана аларлык формада.
Читайте нас