Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 11:50

Имән авылы халкы төзекләндерүэшендә актив катнаша

Имән авылында быел җәй төзекләндерү эшләре киң җәелдерелгән.

Имән авылында быел җәй төзекләндерү эшләре киң җәелдерелгән.
Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина белдерүенчә, райондашлары арасында хөрмәтле шәхес, педагогик хезмәт ветераны Җәннәт Шайбәкова берничә ел элек авылдагы элекке бригада йортының бер бүлмәсен мәчет итеп төзекләндерүдә башлап йөргән. Төзекләндерелгән бинаның бер өлешенә фельдшер-акушерлык пункты күчерелгән. Әлеге вакытта анда яшь белгеч Гөлназ Фәридонова авылдашларына медицина хезмәте күрсәтә.
Быел киңәшләшеп бинаның түбәсен төсле калайга алыштырганнар. Бу максатларга халыктан акча җыйганнар һәм түбәне өмә белән алыштырганнар. Артып калган материалны да әрәм итмәгәннәр — тирә-яктагы рәшәткәләрне яңартканнар. Соңгысын авылдагы алтын куллы ир-егет Илдус Табилов башкарган. Мәчетнең күтәрмәсен идән тактасыннан Рамил Фаридонов яңарткан. Күтәрмәне яңартуга 90 яшьлек Җәннәт апа Шайбәкова 16 мең сум акча өстәп бирде, ди авылдашлары.
—Авылыбызны төзекләндерүгә, бигрәк тә Иман йортын тергезүгә акчамны һич кызганмыйм. Кирәк-яраклар белән дә тәэмин итәм. Шкафлар, тумбочка, өстәлләр, идәненә зур келәмемне бирдем. Савап өчен эшлим барын да. Гомум алганда, авыл мәчетенә 70-80 мең сумлап акчам салынды инде, — ди Җәннәт апа.
Акча җыюда, зур эшләрне башкаруда авылдан читтә яшәгән авылдашлары да актив. Чаллы шәһәреннән кайткан Шәфкыя, Казахстаннан Зилә, Раушания, читтә яшәгән Рәйсә, авылда гомер иткән Җиһания Гаязова, Миңлегөл Әлетдинова, Мәдия Корбановалар бик күп эшләрдә катнашалар икән. Мәдия Корбанова һәм Миңлегөл Әлетдинова мәчеттә Коръән аятләре укуга да йөриләр, дип горурланып сөйли имәнлеләр.
Төзекләндерелгән бина йортын гөл-чәчәккә күмәргә хыяллана авыл уңганнары. Орлыклар сатып алырга акчаны бирдем инде, ди Җәннәт апа Шайбәкова. Матур, төзек авылларда иманлы халык сөенеп яшәсен!
Флидә ГЫЙНДУЛЛИНА фотосы
Читайте нас