Балтач таңнары
-11 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 16:01
Балтачның мохтаҗ яшьләренә фатир ачкычлары тапшырылды
Районда яшәгән, ата-ана тәрбиясеннән калган бер егет һәм бер кызга яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Алар хәзер район үзәге Иске Балтач авылының Комсомол урамындагы 112 санлы йорт адресы буенча яңа фатирда яшәячәк.
Районда яшәгән, ата-ана тәрбиясеннән калган бер егет һәм бер кызга яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар. Алар хәзер район үзәге Иске Балтач авылының Комсомол урамындагы 112 санлы йорт адресы буенча яңа фатирда яшәячәк.
Ачкычлар тапшыру тантанасы үткән истәлекле көн белән егет-кызларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев котлады.
- Исәнлек-саулык белән якты, җылы, уңайлыклары булдырылган фатирларыгызда сөенеп яшәргә язсын! — диде ул ачкычларны фатир ияләренә тапшырганда. Йортны төзегән шәхси эшкуар Марат Хәйруллинга рәхмәтен җиткерде.
Өч катлы бу йортны барысы да ошатты. Ачкычлар тапшырылганнан соң, тантанада катнашучылар өч катлы йорттагы бер бүлмәдән торган фатирлар белән якыннан танышты.
Район Хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире Гөлфирә Хәйруллина белдерүенчә, фатир хуҗаларынннан да бәхетлерәк кеше булмагандыр бу көнне. Данис Марданов бу мәлне биш ел көткән. Шул вакыт эчендә район үзәгендәге төньяк-кө
нбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган. Исәбе: районда төпләнеп яшәү.
Егерме бер яшьлек Элина Халилова — студент. Башкорт дәүләт медицина университетының дүртенче курс студенты. Фатир ачкычын кызның опекуны Люция Мөхәмәтҗанова кабул итте.
— Бер генә бүлмәле булса да, булачак яшәү урыным иркен һәм якты. Барысы да пөхтә эшләнгән. Рәхмәт барыгызга да, — дип кабул итте ачкычны Данис Радив улы.
Тантанада катнашучылар фатирлардагы шартлар белән танышты. Җылылык, электр үткәрелгән, электр плитәсе, җылы су, санузел булдырылган фатирда тормыш башлап җибәрү кайчандыр бу егет һәм кызның хыялы булгандыр. Киләчәктә бу категория гражданнарны торак белән тәэмин итүдә эш дәвам итәчәк, диде Илгиз Әхвәс улы һәм үзләренә күрсәтелгән игътибар, хәстәрлеккә игелек белән җавап бирергә, туган районнары өчен файдалы кешеләр булырга өндәде.
Газим ТАЛИПОВ фотолары
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"