Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 17:25

Балтач районы авыллары пассажирларын яңа автобус хезмәтләндерә

Балтач районына „Башавтотранс” предприятиесе автопаркын яңарту, урындагы маршрутларда пассажирларны хезмәтләндерүне яхшырту программасы чикләрендә кече класстагы „Вектор Некст” автобусы бирелде.

Балтач районына „Башавтотранс” предприятиесе автопаркын яңарту, урындагы маршрутларда пассажирларны хезмәтләндерүне яхшырту программасы чикләрендә кече класстагы „Вектор Некст” автобусы бирелде.



„Башавтотранс” җәмгыяте автопаркын яңарту программасы чикләрендә бүленгән бер автобусның Иске—Балтач Нефтекама маршрутында пассажирларны хезмәтләндерәчәге турында күптән түгел урындагы матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бәян иткән идек.
Республика җитәкчелеге пассажирларны авыллар арасы маршрутларында хезмәтләндерүне яхшырту чарасын күрде.

1 сентябрь көнне башкаланың „Уфа-Арена” янындагы мәйданда „Башавтотранс” җәмгыятенә автобусларның яңа партиясен тапшыру тантанасы узган. Бу көнне предприятие автопаркы урта класстагы 180 берәмлек „Вектор Некст” автобусы белән тулыланган. 90 автобус шәһәрләр эчендәге маршрутларда пассажирларны хезмәтләндерәчәк. Шулай ук 90 автобусны урындагы маршрутларда йөртү карала.

Быел „Башавтотранс” автопаркын яңарту максатлары өчен республика бюджетыннан 2,1 миллиард сум акча бүленгән. Предприятиене 527 автобус белән яңарту планлаштырылган. Предприятие 418 транспорт чарасын алган инде. Моның 109ы югары класстагы автобуслар.

Шушы көннәрдә бүленгән автобусларның берсе безнең районга бирелде. „Вектор Некст”ны водитель Әдеһәм Шакиров хезмәтләндерә. 2 сентябрь көнне автобус беренче рейска чыкты. Балтач касса пункты автобуслар распсаниесенә ярашлы, дүшәмбе көнне урындагы маршрут буенча автобус район үзәгеннән Ялангач авылына йөри. Сишәмбе көнне „Вектор Некст” хезмәтеннән Көндәшле авылы пассажирлары файдалана . Чәршәмбе көнне шул ук автобус Каргалы авылына йөри. Пәнҗешәмбе көнне „Вектор Некст” янә Көндәшлегә юллана. Җомга көнне Иске Балтач-Ялангач маршрутына чыга.


„Вектор Некст” автобусы ПАЗ классындагы транспорт. Пассажирлар өчен йомшак 25 урындык белән җиһазландырылган. ГЛОНАС навигация системасына тоташтырылган. Тахографы бар. Рейс күрсәткече дә электрон таблода. Гомумән, заманча дизайндагы автобус.
— Автобуска беренче тапкыр утырган пассажирлар чиксез канәгатьлек хисләре кичерде. Моны аңралрык та. Чөнки маршрутта моңа кадәр йөргән транспорт чарасы шактый тузган иде,—ди водитель Әдеһәм Шакиров республика җитәкчелегенең предприятие автопаркын яңарту юнәлешендәге хәстәрлеген уңай бәһалап.
Читайте нас