Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2019, 18:23

Балтачлылар, яшелчә-җимешләрдәге нитратлардан ничек котылып булганлыгын беләсезме?

Яшелчә-җимешләрнең барысы да диярлек нитрат һәм башка матдәләр хәзинәсе. Нитратларның туплану урынын белгәндә, яшелчә-җимешләрне курыкмый кулланырга мөмкин.

Яшелчә-җимешләрнең барысы да диярлек нитрат һәм башка матдәләр хәзинәсе. Нитратларның туплану урынын белгәндә, яшелчә-җимешләрне курыкмый кулланырга мөмкин.
Яшелчә-җимешләрне ныклап юсаң, нитрат һәм пестицидлардан тазартырга була. Ә иң зарарлы өлешләре кайда соң аларның?

Кәбестә

Нитратларның күп өлеше кәбестәнең өске яфракларында һәм үзәгендә була. Ул өлешләрен кулланмагыз.


Бәрәңге

Бәрәңгедә нитратлар кабык астында һәм үзәгендә җыела. Шуңа да бәрәңге пешкән суны шундук түгәргә кирәк.
Кыяр, баклажан, ташкабак


Нитратсыз кыяр ачык яшел төстә, ашламаны күп кулланып үскән кыярлар куе яшел төстә булучан.. Яшь ташкабакның кабыгын арчырга иң агыулы урыны--артын кисеп ыргытырга кирәк.


Салат, петрушка, укроп

Зарарлы химия аларның һабакларында була. Ризыкка өстәр алдыннан бу яшелчәләрне бер сәгать суда тотып алу яхшы.

Помидор
Кабыгы калын булган саен нитрат бу яшелчәдә күбрәк. Пешмәгән помидорны кулланмаска киңәш ителә.

Виноград.

Аларны яхшы саклансын өсөн фунгицидлар белән эшкәртәләр. Ашар алдынан яхшылап юарга кирәк.


Карбыз
Киселгән һәм пленкага уралган карбызны беркайчан да саты алмагыз. Нитратлы булыу-булмавын белү өчөн карбызның йомшак урынын кисеп алып сулы стаканга төшерегез. Су төсен үзгәртсә, ашламаларны күп кулланганнар тигән сүз. Тонык су булып калса, димәк, ашарга яраклы.


Груша һәм алма

Бу җимешләрне черемәсен, бозылмасын өчен сатуга чыгарыр алдыннан дифенил белән эшкәртәләр. Евросоюзда, АКШта бу матдә көчле канцероген һәм аллерген булып исәпләнә. Шуңа җимешләрне арчымый тиорып ашарга ярамый.
Кишер, редиска, чөгендер

Нитратларның күп өлөшө тамырында һәм сабак өлөшөндә була. Пешергәндә бу өлөшләрен кисеп һалыгыз.

Чит илләрдән китерелгән яшелчә-җимешләрне сатып алмау хәерле. Чөнки чит илләр үзләрендә уңдырышлы җирләр чикле булгач, авыл хуҗалыгы культураларын башлыча химикатлар кулланып кына үстерәләр. Үзебездә җитештерелгән экологик яктан чиста продукөияне берни алыштыра алмый инде.

Зөһрә ЯҺҮДИНА.

Читайте нас