Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
27 Августа 2019, 07:17
Башкортстанда тәүге тапкыр Белем көне хәмерсез көн дип игълан ителде
Башкортстанда тәүге тапкыр Белем көнендә республика биләмәсендә исерткеч эчемлекләр сату тыела.
Башкортстанда тәүге тапкыр Белем көнендә республика биләмәсендә исерткеч эчемлекләр сату тыела.
Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә, укучылар һәм студентлар өчен уку елы 2 сентябрьдә башлана.
«Бу көнне тоташ республикада исерткеч эчемлекләр, шул исәптән сыра сату тыела, – диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Беренче хәмерсез сабантуйлар һәм Яшьләр көне халыкның чикләүләр кертүне аңлап кабул итүен күрсәтте. Бу чара җәмәгать тәртибен тәэмин итәргә ярдәм итә. Яшьләр арасында да алкоголь куллануның кимүен көтәбез».
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 30 маенда республика Дәүләт Җыелышы депутатлары хәмер сатуны чикләүгә юнәлтелгән закон кабул итте. Яшьләр көнендә (27 июньдә), Белем көнендә (1 сентябрьдә, әгәр дата якшәмбегә туры килсә, 2 сентябрьдә) һәм авыл, шәһәрләрдә сабантуйлар узгарылган көннәрдә исерткеч эчемлекләр сату тыелды. Шулай ук көн саен хәмер сату вакыты кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр чикләнде (элек кичке 11дән иртәнге 8гә кадәр иде).
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"