Балтач таңнары
-20 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 15:30
Бәрәңге сабагын чүп контейнерына ташлаган балтачлыларны штраф көтә!
Башка районнарда ничектер, ә менә Дүртөйле районы хакимияте чаң кага: халык бәрәңге һәм башка үсемлек сабакларын чүплекләргә йөк-йөк аудара башлаган.
Башка районнарда ничектер, ә менә Дүртөйле районы хакимияте чаң кага: халык бәрәңге һәм башка үсемлек сабакларын чүплекләргә йөк-йөк аудара башлаган.
Чүп чыгаручы оешма зур канәгатьсезлек белдерә, калдыкларны вакытында төяп алып китә алмый. Шул ук вакытта экологлар әйтүенчә, бәрәңге сабагы ише чүпне контейнерга салучыларны штрафлар көтә.
Бүгенге көндә Дүртөйле халкы чүп өчен кеше башыннан ай саен 70 сум түли. "Акчасын түлим бит, чүбен дә рәхәтләнеп чыгарам!" - диючеләр дә бар.
Тик менә экологлар искәртүенчә, бәрәңге сабагы каты көнкүреш калдыкларына керми. Шуңа да аны түгүчеләр белгечләр күзенә чалынса, штрафка тарттырылачак икән.
Үсемлек сабакларын контейнерларга ташламаска да була инде. Алардан бик яхшы черемә әзерләргә мөмкин бит!
Мондый күренеш безнең районда да күзәтелә. Яз айларыннан башлап бакчада үскән чия, шомырт, миләш, балан ботакларын кисеп урамнарга урнаштырылган контейнерлар янына чыгарып өеп җирле хакимият эшчәннәренә өстәмә мәшәкать тудыручылар булды. Инде килеп бәрәңге сабагы белән дә башыбызга бәла алмыйк, җәмәгать!
Төп чыганак: “Кызыл таң”
Фото: ogorod-bez-hlopot.ru сайтыннан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"