Балтач таңнары
-2 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2019, 16:13
Иске Балтачның „Яшьлек” төркеме һәвәскәрләре кыр батырларына хезмәт ялкыны өсти
Иске Балтачның "Яшьлек" төркеме һәвәскәрләре бу көннәрдә агитбригада ролен үти.
Иске Балтачның "Яшьлек" төркеме һәвәскәрләре бу көннәрдә агитбригада ролен үти.
Иске Балтачта а
гымдагы ел җәендә район мәдәният сарае каршында „Яшьлек” төркеме оешты
. Район мәдәният сарае хезмәткәре Камилә Халикова сәләтле яшьләрне бергә туплап, төркем булдырды. Шушы көннәрдә һәвәскәрләр „Россия” җәмгыяте басуларында игенчеләр алдында чыгыш ясады.
Уфа сәнгать училищесының 1нче курс студенты Айгиз Хәйдәршин, Казан дәүләт мәдәният институтының 2 нче курс талибәсе Гөлназ Муллаәхмәтова, Ырынбур дәүләт сәнгать институтының 1нче курс талибәсе Гөлшат Муллаәхмәтова, Пермь милли тикшеренү политехник университетының 3нче курс студенты Айдар Фәрхуллин, биючеләр, нәфис сүз осталары — Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбе укучылары Гүзәл Субушева, Азалия Вәлиевалар игенчеләргә ял концерты бүләк итте. Аларның дәртле җырлары игенчеләргә яңа көч белән эшләргә этәргеч бирде. Икмәк булса —җыр да, яшәү дә була.
„Яшьлек” төркеме һәвәскәрләре тере тавышка ретро hәм заманча җырлар башкара. Районның 89 еллык юбилеенда, hәр авыл җирлегендә оештырылган „Август кичләрендә”, Түбән Сикияз авылында мәдәният учагын ачу тантанасында алар катнашты. Информацион төркемнәр белән да авылларга чыгып, концерт номерлары бүләк иттеләр. Алар белән Казан дәүләт мәдәният университеты студенкасы, „Татар кызы2018” республика конкурсы җиңүчесе Чулпан Кашанова да чыгыш ясады. Яшьләр барысы да актив, репетицияләргә теләп йөриләр. Үзләренең булачак hөнәрләрен яраталар. Аларның күпләре язмышларын сәнгать белән бәйләгән.
Сәләтле райондашларыбызга арытабан иҗади уңышлар телибез, туган районнары сәхнәләрендә чыгыш ясап, якташларын сөендерергә язсын.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"