Җәмгыять
19 Августа 2019, 14:15

Дөньядагы иң карт ташбакага 121 яшь тулган

Гомер озынлыгы ягыннан ташбакага җитүче юктыр, мөгаен. Бөек Британиядә бер ташбакага 121 яшь тулган.

Гомер озынлыгы ягыннан ташбакага җитүче юктыр, мөгаен. Бөек Британиядә бер ташбакага 121 яшь тулган.


Томми кушаматлы бу ташбака и дөнья сугышы, алты монарх чорында яшәгән. Ул Бөек Британиядәге бер өйдә йорт хайваны сыйфатында яши.
Томми 1898 елда туган. 11 яшьлек чагында бу ташбаканы, әлеге хуҗасы Шейла Флорисның, зур әнисе 1 фунтка сатып алган булган.
Шейлага инде 62 яшь. Томмины ул балачагыннан караган. Бу җанвар елына алты ай буена йоклый. Кышкы йокысыннан апрель аенда гына уяна икән.
Шейла ташбаканың бер тапкыр да чирләгәнен хәтерләми. Ягъни томмины бер тапкыр да ветеринарга алып барырга туры килмәгән, дип яза ньюс маил.ру Метро мәгълүматларына сылтама белән.
Читайте нас