Җәмгыять
15 Августа 2019, 18:43

Миңнегали Шәйморатовның 120 еллыгына Уфада күргәзмә ачылды

Бүген республиканың Милли архивында 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган "Легендар генерал" күргәзмәсе ачылды.

Бүген республиканың Милли архивында 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган "Легендар генерал" күргәзмәсе ачылды.


Архив фондларында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сугыш юлын яктыртучы бик күп документлар һәм фотографияләр бар.


Күргәзмәдә 1918-41 елларда РККАда Миңнегали Шәйморатовның хезмәте турында биографик материаллар, документлар һәм фотографияләр, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сугыш юлы һәм генерал-майорның батырларча һәлак булуы турында материаллар, күмелү һәм яңадан җирләү турында документлар һәм фоторәсемнәр, легендар комдивның шәхси шоферының истәлекләре бар.


Башкортстан сугышчылары чыгарган "Кызыл атлылар" кулъязма гәзите безнең көннәргә кадәр Ватаныбызны батырларча саклаучыларның сугышчан рухын җиткерә. Аның да байтак саннарын биредәге күргәзмәдә укырга була.


Башкортстан Республикасы җитәкчелегенең танылган комдив истәлеген мәңгеләштерү максатында быел Уфа Совет мәйданында легендар генералга һәйкәл кую турында боерыгы да чыкты.

Чыганак: “Кызыл таң”
Фото “Башкортостан”нан
Читайте нас