Балтач таңнары
+29 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
14 Августа 2019, 13:33
Яңа hәм Иске Дүртекәй авылларында обелисклар төзелешен җәелдергәннәр
Яңа hәм Иске Дүртекәй авылларында Бөек Ватан сугышын яланнарында hәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән обелисклар төзү эшләрен башлап җибәрделәр.
Яңа hәм Иске Дүртекәй авылларында Бөек Ватан сугышын яланнарында hәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән обелисклар
төзү эшләрен башлап җибәрделәр.
Әлеге объектлар „Реаль эшләр” проекты кысаларында төзелә, бу максатка 109 мең сум акча бүленгән.
Моҗа кадәр бу авылларда Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә бернинди дә hәйкәл булмаган. Юкса, шушы авылның асыл егетләре дә кулларына корал алып ил азатлыгы өчен дәррәү яуга күтәрелгән бит. Яңа Дүртекәй авылынан 17 кеше яу яланында ятып калган, нибары сигезе туган якларына әйләнеп кайткан. Иске Дүртекәйдә исә сугышта катнашучылар саны күрәк, шушы авылдан 17 кеше яуда hәлак булган, 25-е туган ягына кайту бәхетен татыган.
— Шушы кешеләрне искә алу — безнең бурычыбыз. Яуга киткәндә аларның күбесенә 18 яшь тә тулмаган булган. Безнең өчен тынычлык өчен алар hәлак булган, сәламәтлеген югалткан. Бүген без бу эшне башкармасак, аларның исемнәре дә онытылачак, балалар, оныклар күпме тырышса да аларның исемнәрен ачыклый алмаячак, —ди шушы авылда яшәүче, hәйкәл тәзүдә башлап йөрүчеләрнеңи берсе Самигулла Изибаиров.
Авыл халкының күпчелегенең теләге буенча эшләнә бу эш. Материаллар хәстәрләнгән. Яңа Дүртекәйдә обелиск элекке магазин урынында төзелсә, Иске Дүртекәйдә hәйкәл урыны итеп авыл уртасы сайланган.
Ћәйкәлләр авыл халкы көче белән төзелә. Яңа Дүртекәйгә без барган көнне нигез салу эшләрен башкаралар иде. Яуда ятып калганнар hәм кайтканнарның исемлеген Бөре шәhәрендә яздырып алу күпкә очсызрак икәнлеген дә әйттеләр.
Кирпечне салу белән Данис Кансафаров шөгыльнәчәк. Аның әтисе Арманша Бөек Ватан сугышы ветераны, 5 орден белән бүләкләнгән кеше булган.
Узган елда „Реаль эшләр” проекты чикләрендә мәңгелек йортны киртәләп алган булганнар.
Сүз юк, шушы авылларга мондый обелисклар кирәк. Яугирләрнең исемнәре әле „ташка басылмаса”, вакыт үтү белән алар онытылчак. Авыл халкы бердәм булып бу эшләрне башкарып чыкканда үткәннәрне искә алу, тыныч тормышларның кадерен белерп торырга өндәгән бер урын булачак. Обелискны август ахырына кадәр эшләп бетерергә ниятлиләр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши