Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 12:31

Илеш районы Ишкар авылына кабан дуңгызлары көтүе килгән

Илеш районы Ишкар авылы урамында көтүе белән йөгереп йөргән кабан дуңгызлары күргәннәр.

Илеш районы Ишкар авылы урамында көтүе белән йөгереп йөргән кабан дуңгызлары күргәннәр.


Илеш районының Ишкар авылына көтелмәгән кунаклар килеп төшкән. Авыл урамнарында бер көтү кабан дуңгызы йөргән. Бу хакта "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе мәгълүматларына сылтама белән "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә.



Кабаннар дуңгызлары , кешеләрдән һич курыкмыйча, урамнар буйлап ризык эзләп йөргән. Әлбәттә, бу күренеш авыл халкын куркуга салган. Алар бигрәк тә балалар өчен хафалана. Ни дисәң дә, кабан - агрессивлыгы белән дан казанган җанвар.


Авыл халкы белдерүенчә, кабаннар Ишкар урманчылыгыннан килгән. Алар анда еш күренә, авылга моңа кадәр дә килгән булганнар.


Баксаң, Ишкар урман арасындагы бәләкәй авыл да түгел. Ул М7 трассасы буенда урнашкан зур торак пункт.


Читайте нас