Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2019, 18:01

Көмьязы авылы халкы өмәгә чыкты

Бу көннәрдә Көмьязы авылы халкы төзекләндерү эшләре белән мәшгуль. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар авыл зираты рәшәткәсен яңарта.

Бу көннәрдә Көмьязы авылы халкы төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар авыл зираты рәшәткәсен яңарта.


Авылда гомер иткән актив төркемдәшебез Гөлнара Солтанова белдерүенчә, өмәне оештыруда авыл старостасы Рифкат Даутов башлап йөргән. Штакетниклар белән авылдагы фермер Илнур Усманов тәэмин иткән. Профиль һәм тимер баганалар Иске Балтач авыл җирлеге ярдәме белән булдырылган.

Мәңгелек йортның алгы (авыл) ягына профнастилдан рәшәткә тотачаклар. Бу максатларга авыл халкы үз өлешен кертәчәк.





















Гөлнара СОЛТАНОВА фотолары.

Читайте нас