Имән авылында яшәүче Флюр Абраров Имәндә дә, Нөркәдә дә корбанлык чалдырган. Корбанлык ашына күршеләре нөркәлеләрне дә кунакка чакырган.
—Мәчет бәләкәй булу сәбәпле, халык сыймагач, аптырап калмаганнар, урамда табын корганнар, — ди Нөркә авыл җирлеге башлыгы Флидә Гыйндуллина. —Зур бәйрәм хөрмәтенә корылган табынның ямен явып үткән яңгыр да боза алмады...