Җәмгыять
11 Августа 2019, 18:30

Балтач төбәгенә циклон янә салкын һава массасы алып килә

Балтач төбәгенә циклон киләсе атна башында яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем алып киләчәк.

Балтач төбәгенә циклон киләсе атна башында яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем алып киләчәк.
Иртәгә -11 августта һава шартлары начар яка үзгәрүе көтелә. Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, яңа циклон район җирлегенә салкын һава массасы алып килә. Яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем көтелә. 11 августта 44,5 миллиметр күләмендә яңгыр явуы ихтимал.
Җил төньяк-көнбатыштан, вакыты белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +10,+9, көндез +14,+16 градус.

Атна ахырында һава шартлары яхшыруын, явым-төшем кимүен, һава температурасы күтәреләчәген фаразлыйлар.

Читайте нас