Балтачта Марий Эл Республикасыннан килгән делегация эшләде
Бу көннәрдә районның мари җәмәгатьчелеге яңа сулыш кичерде. Районга Марий Эл Республикасыннан дүрт кешедән торган делегация килде. Алар Балтач районында яшәгән мари халкының күренекле кешеләре турында материаллар җыю белән шөгыльләнде.

Кунакларны Тәтешле районы чигендә — Магашлы Алмантай авылында каршы алдылар. Аннары Русия мариларының яшьләр слетында катнашучылар, милли киемнәр тегү остасы Ольга Кирилова, Магашлы Алмантай авылы старостасы Радик Апкалиев, „Ужара”, „Томаша” коллективлары белән очраштылар.
Икенче көнне делегация Яңа Ямурза авылында эшләде. Биредә аларны Балтач районының Почетлы гражданины Б. Иликбаев, агачны бизәкләп кисү остасы С. Абдулов, авыл активисты А. Валиахметова, авыл старостасы Х. Валиев белән кызыклы очрашулар көтә иде.