Соңгы елларда исәпләренә акча керүен күзәтү максаты белән телефон номерларына „мобиль банк” хезмәтен ялгаучылар күбәйде. Кулланучы баш тартканга кадәр әлеге хезмәт исәптән даими рәвештә акча алып торачак. Вакыт узу белән теге яки бу кеше бу хакта бөтенләй онытып җибәрә. Соңыннан мобиль банк хезмәте ялганган сим-картаны хуҗасы ташлый яки югалта, я булмаса икенчегә алыштыра. Әлеге номер белән сим-картаны башка кеше сатып ала. Яңа кеше шушы хезмәт белән кулланып, чит кеше исәбеннән акча алып тора ала. Шулай итеп, кеше ваемсызлыгы аркасында намус белән эшләп алган акчасыннан да колак кага. Район территориясендә мондый очраклар бихисап.