Җәмгыять
7 Августа 2019, 19:45

Балтачлылар, беләсезме, агулы булмаган гөмбә дә үлемгә китерергә мөмкин икән

Гөмбәчедәр колагына: ал гөмбәдәге матдәләрне организм агрессор итеп кабул итә, һәм үзенең эритроцитларын җимерә башлый. Бу гөмбә, бавыр белән бөергә җитди зыян салып, үлемгә кадәр китереп җиткерергә мөмкин.

Ал гөмбә шуларның берсе.Бу гөмбә, бавыр белән бөерне зарарлап, үлемгә дә китерергә мөмкин.



Ал гөмбәдәге матдәләрне организм агрессор итеп кабул итә, һәм үзенең эритроцитларын җимерә башлый. Бу гөмбә, бавыр белән бөергә җитди зыян салып, үлемгә кадәр китереп җиткерергә мөмкин. КФУның гомуми экология кафедрасы ассистенты, миколог Ким Потапов шул хакта белдергән, дип хәбәр итә "Татар-Информ".
Ул ал гөмбәне (свинушка) сугыш вакытында ачлыктан интеккәндә ашый башлаганнарын әйткән. 1981 елдан Советлар Союзында бу гөмбә ашарга яраклылар рәтеннән чыгарыла.
"Элекке бер белешмәлектә дә ал гөмбә ашарга яраклылар исемлегенә юк. Ул агулы түгел, ләкин үлемгә китерү куркынычына ия. Анда эчке органнарга шул мизгелендә үк көчле тәэсир итә торган матдәләр юк. Ләкин ал гөмбәдәге матдәләрне организм агрессор итеп кабул итә, һәм үзенең эритроцитларын җимерә башлый. Эритроцитлар җимерелә башлагач, бавыр, бөер белән проблемалар туа. Үлемгә дә китерергә мөмкин", - дигән Ким Потапов.
Аның сүзләренчә, гөмбәнең зыяны берничә ел сизелмәскә дә, беренче тапкырдан да тоелырга мөмкин.
"Гөмбәне ашагач, агулану эффектын сизмәскә мөмкинсең. Кемнәрдер гомер буе ашыйм диләр, бер зыяны юк, ди, ләкин бөтен кешенеке дә алай була дигән сүз түгел. Статистика бар. Кайчан китереп сугасын белеп булмый. Кеше бөер, бавыр проблемалары белән мөрәҗәгать итә, ә сәбәбе шул булырга мөмкин. Бу бик мәкерле гөмбә, ул тырыска еш эләгә",- дигән Потапов.
Миколог сүзләренчә, уңай тенденция бар. "Мин агулы икәнен белмәдем, бүтән ашамаячакмын" дип язалар. Ә кемдер киреләнеп, ашавын дәвам итә, аларга ничек аңлатсаң да, үзләренекен эшлиләр", - дип белдергән Ким Потапов.


Читайте нас