Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтендә үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәктә "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектын тормышка ашыру барышы тикшерелде.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов милли проект нигезендә салыначак һәм төзекләндереләчәк автомобиль юлы, куелачак светофорлар, коймалар, яктырткычлар күләме турында сөйләде.
Төбәк җитәкчесе юл ремонтлау сыйфатына игътибарны юнәлтте.
– Нинди генә районга, шәһәргә бармыйым, һәр җирдә юл сыйфатына кагылышлы сорау бирәләр, – диде Радий Хәбиров. – Ял көннәрендә Уфаның үзәге буйлап үттем. Ленин һәм Коммунистик урамнары киселешендә танклар йөргән кебек тәэсир калды.
Тимур Мөхәмәтҗанов башкарылган эшкә даими контрольнең тормышка ашырылуын билгеләде. Архангель, Чакмагыш, Кушнаренко, Учалы районнарында намуссыз подрядчылар юлдагы җитешсезлекләрне үз исәбенә төзәтә. Дәүләт комитеты комиссиясе июльдә башкаланың Бакалы урамында җитешсезлекләрне ачыклады. Подряд оешмасы үз исәбенә асфальт түши.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Чыганак: «Башкортостан»