Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2019, 23:30

Тибеллеләр авылның 275 еллык юбилеен билгеләгән

Бүген, 3 август көнне тибеллеләр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыелган.

Бүген, 3 август көнне тибеллеләр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыелган.


Бер күрешү- бер гомер ул. "Авыл көне"ндә авылдан читтә яшәүчеләр күреште. Тибеллеләрнең яшьлек елларын искә алу, авыл белән бәйле хатирәләрне барлавы концерт номерлары белән үрелеп барды, дип хәбәр итә чыганак. Бәйрәмдә балалар өчен аттракционнар да оештырганнар.

Тибел районда иң “өлкән” авылларның берсе. 275 ел эчендә бихисап тибеллеләрнең исемнәре авыл биографиясендә урын алган, аларның намуслы хезмәте, үрнәкле тормыш юлы авылны абруйлы иткән.


Тибеллеләрне авыл юбилее белән Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләгән.

Бәйрәм, традицион рәвештә, мариларның “Аркан ишү” милли биюе белән тәмамланган.
Здесь может быть и ваша новость. Об интересных событиях сообщите сюда.
Читайте нас