Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2019, 07:00

Владимир Путин автомобиль хуҗаларына номер билгесен аны эшләүчедән алу хокукы биргән федераль законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларына номер билгесен турыдан-туры аны эшләүчедән алу хокукы биргән федераль законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларына номер билгесен турыдан-туры аны эшләүчедән алу хокукы биргән федераль законга кул куйды.

Әлегә кадәр Русиянең 11 төбәгендә генә номер билгеләре ясап чыгаручы пунктлар саны җитәрлек дип хәбәр ителә иде, ә илебезнең 32 субъектында бу күрсәткеч 30 процентка да тулмаган. Русиянең якынча ярты субъектларында дәүләт теркәү билгеләрен ясап чыгаручы пунктлар теркәү подразделениеләреннән 100 километрдан да ераграк арада урнашкан.
Яңа законга ярашлы, хәзер автомобиль хуҗалары номер билгесен машиналарын дәүләт теркәү подразделениесендә теркәгәч яисә номер билгеләрен ясап чыгаручылардан турыдан-туры ала ала.
Яңа закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
#ВладимирПутин
Фото: auto.rambler.ru
Читайте нас