Җәмгыять
2 Августа 2019, 17:45

Константин Толкачев алай димәгән!

Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев баласызлардан салым түләтү турындагы язмасын алып ташлаган һәм аның урынына икенчесен язган.

Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев баласызлардан салым түләтү турындагы язмасын алып ташлаган һәм аның урынына икенчесен язган.
Анда ул болай ди:
“Минем Башкортстандагы туымның кимүе уңаеннан язган аңлатмам матбугатта коточкыч бозып күрсәтелде, – дип яза ул. – 1 августта язганымны алып ташлыйм һәм фикеремне икенче төрле аңлатам: әйе, баласызлардан салым түләтү СССРда 1941 елда кертелгән иде һәм ул шул ил таркалганчы яшәде, ләкин миңа балалы гаиләләргә, ягъни ата-аналарга салымны киметү идеясе ныграк ошый.

Демографиянең начараюы – икътисадны, саулык саклауны, мәдәниятне, мәгарифне, торак белән тәэмин ителешне һәм башка тармакларны берләштергән комплекслы проблема ул. Парламентның көзге сессиясендә без шул мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнергә уйлыйбыз”.
Чыганак: “Башкортостан”
Читайте нас