Балтач таңнары
-17 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 15:24
Кемнәр яшәгән авыл иң матуры?
Башкортстанда “Иң матур авыл” бәйгесе башлану алдында тора. Бу чараны республиканың Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе игълан итте.
Башкортстанда “Иң матур авыл” бәйгесе башлану алдында тора. Бу чараны республиканың Муниципаль берәмлекләре ассоциациясе игълан итте.
Бәйгенең максаты – авылларда җирле үзидарәне үстерүгә ярдәм итү, урындагы башлангычларны дәртләндерү, халыкның урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуын активлаштыру, авыл җирендә тормыш сыйфаты дәрәҗәсен үстерү, авылда яшәүне популярлаштыру, туган җиргә сөю уяту һәм авылларны туристлар җәлеп итәрлек итеп үстерү.
Бәйгедә халык саны 5000 кешегә җиткән Башкортстан авыллары катнаша ала. Алар халык җыенында конкурста катнашабыз дигән карар чыгарырга тиеш, шулай ук муниципаль район җитәкчелеге тәкъдиме булуы да – төп шарт.
Конкурс өч этапта үтәчәк. 1 августтан 15 августка кадәр гаризалар кабул ителә.
Икенче этап 1 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда, Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе эфирында финалчылар турында видеоязма күрсәтелеп, тамашачыларның тавыш бирүе оештырылачак. Конкурс комиссиясе, алынган нәтиҗә һәм беренче этап йомгакларына нигезләнеп, биш авылны билгеләячәк.
Өченче этапта иң күп тавыш җыючылар арасыннан җиңүчеләр ачыкланачак.
Бәйгедә катнашу шартлары белән түбәндәге сылтама аша танышырга була:
http://www.asmo-rb.ru/news/glnews/4235-associaciya-sovet-municipalnyh-obrazovaniy-respubliki-bashkortostan-provodit-konkurs-samoe-krasivoe-selo-respubliki-bashkortostan.html
Фото Башинформ агентлыгыннан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"