Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 18:10

Иртәгә, 2 августта, балтачлылар Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләячәк

2 августта Һава-десант гаскәрләре оешуның 89 еллыгын бәйрәм итәчәкләр.Бәйрәм уңаеннан районда традицион чара үтәчәк. Район үзәге Иске Балтачта митинг һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондаш ир-егетләр истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылачак.

2 августта Һава-десант гаскәрләре оешуның 89 еллыгын бәйрәм итәчәкләр.
Бәйрәм уңаеннан районда традицион чара үтәчәк. Район үзәге Иске Балтачта митинг һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондаш ир-егетләр истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылачак.

Аннары тантана район мәдәният сараенда дәвам итәчәк.
Бәйрәм кунаклары өчен ветеран десантчылар, районның иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак.

Бәйрәмегез белән сезне, районыбыз десантчылары!
Фото редакция архивыннан
Читайте нас