Балтач таңнары
-15 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2019, 17:47
Уфада Журналистлар берлеге Инфорумы бара
Бүген Уфада Русия Журналистлар берлеге Инфорумы башланды. Анда басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радиода эшләүче журналистлар, блогерлар, медиаменеджерлар катнаша. Алар көн дәвамында киеренке эш, медиа тармагындагы әйдәүче белгечләрнең лекцияләрен тыңлый, практикумнарда катнаша.
Бүген Уфада Русия Журналистлар берлеге Инфорумы башланды. Анда басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радиода эшләүче журналистлар, блогерлар, медиаменеджерлар катнаша. Алар көн дәвамында киеренке эш, медиа тармагындагы әйдәүче белгечләрнең лекцияләрен тыңлый, практикумнарда катнаша.
Җыелучыларны Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләде.
- Башкортстанда журналистика көчле икәнен беләм. Әмма осталыкның чиге юк, - диде ул. - Без былтыр илдә 25 урында шундый чара оештырдык. Быел - унынчысы. Инфорум ил буйлап атлый.
“Башинформ” акционерлар җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов журналистика белән власть арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
- Әгәр без җитешсезлекләр турында сөйләмәсәк, мәгълүмат барыбер социаль челтәрләр, вацап һәм башка каналлардан тарала, шуңа күрә без читтә калалмыйбыз, - диде ул.
Владимир Соловьев теманы дәвам итте. Цензура закон белән тыелган. Әмма кайбер очракта ул кулланыла. “Әгәр шундый очрак булса, хәбәр итегез”, - диде ул. Шул ук вакытта Тыва Республикасы башлыгы үзе гәзиткә мәкаләләр яза, дип билгеләде Мәскәү кунагы.
Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Борис Мелкоедов власть белән элемтәдә социаль челтәрләрнең мөһимлеген билгеләде. Власть милли журналистикага, балалар, үсмерләр басмаларына ярдәм итәргә тиеш.
“Благовар хәбәрләре” гәзите баш мөхәррире Лира Гафарова кәгазьдәге басмаларга дәүләт ярдәме мәсьәләсен күтәрде. Соловьев бу мәсьәләне грантлар алу белән хәл итәргә мөмкин булуын әйтте.
Чарада “Авыл журналисты” программасы да кирәклеге турында да сүз булды.
Чыганак: “Кызыл таң”
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"