Җәмгыять
12 Июля 2019, 07:30

Туймазы районында Бишенде елгасы аша күпердән хәрәкәт ачыла

Туймазы районында Бишенде елгасы аша күперне үзгәртеп кору эшләре өч ай алдан тәмамланган.

Туймазы районында Бишенде елгасы аша күперне үзгәртеп кору эшләре өч ай алдан тәмамланган.

Бүген Туймазы районында Бишенде елгасы аша күперне үзгәртеп кору эшләре , графиктан алда тәмамлана. 12.00 сәгатьтә Иске Солтанголда күперне ачу тантанасы узачагы турында хәбәр итә мәгълүмат чаралары. Күпер төбәк әһәмиятендәге Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы маршрутындагы юлда урнашкан.
Күперне үзгәртеп кору быел гыйнвар аенда башланган иде. Объектны файдалануга тапшыру 15 октябрь көненә планлаштырылган булган. Подрябчылар эшне өч ай алдын тәмамлаган дигән сүз
Тимер бетоннан корылган иске күпер үзенең ныклыгын югалткан булган һәм хәвефсез таләпләренә җавап бирмәслек хәлгә төшкән. Үзгәртеп корылган күпер 35 метр озынлыкта. Ул 25 ел дәвамында хезмәт итәргә тиеш.
Агымдагы елда республикада 25 урында күперләр төзү һәм үзгәртеп кору планлаштырыла. Үзгәртеп корыласы мондлый объекттлар Дүртөйле, Краснокама, Баймак, Туймазы, Бәләбәй, Мәчетле, Иглин, Уфа, Бакалы, Бөре, Мишкә, Илеш районнарында урнашкан.
Читайте нас