Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 13:44

Балтачлылар игътибарына: су ялгышлыкларны гафу итми

Башкортстанда су кону сезоны башланган көннән алып, оператив мәгълүматлар буенча, елга-күлләрдә 42 кеше һәлак булган. Моның 5се балалар

Башкортстанда су кону сезоны башланган көннән алып, оператив мәгълүматлар буенча, елга-күлләрдә 42 кеше һәлак булган. Моның 5се балалар.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр эшләр дәүләт комитеты рәисе Фәрит Риф улы Гомәров мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең суда хәвефсезлек таләпләре турындагы сорауларына җавап бирә.
—Фәрит Рифович, быел су коену чоры ничек үтә?
—Кызганычка каршы, су коену чоры башлангшанның беренче көнендә үк Бөрҗән районында Агыйдел елгасында 7 яшьлек малай сулда батып һәлак булды. Көн саен диярлек статистика бәхетсез очраклар белән тулылана бара. Ә июбнь аенда бер атна эчендә 11 кеше сулыкларда батып һәлак булды. Бу чорда ел саен сулыкларда үлем белән тәмамланган очраклар күзәтелә.
Бәхетсез очракларның барысы да су коену өчен билгеләнмәгән урыннарда суга керү белән бәйле. Республика җирлегендә җиһазландырылган 75 пляж бар. Аларның кайларда урнашканлыгын Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр эшләр дәүләт комитеты сайтында интерактив картадан карарга мөмкин.
—Җәйгә аяк баскач күпләр сулыклар буена балык тотарга юллана. Балык каптырудагы хәвефсезлек мәсьәләләре ничек тора?
—Июнь аенда гына сулыкларда балык тоту белән шөгыльләнгән өч кеше һәлак булды. Моның берсе 9 яшьлек малай. Бу хәл 9 июнь көнне Уфа районында теркәлде. Малайның электр линиясе узган урында балык тотканда, ялгышлык кылу нәтиҗәсендә, токка тотылып гомере өзелде. Балык тотканда спиртлы эчемлекләр куллану үлемгә илткән очраклар да бар.
—Ведомство тарафыннан коену өчен хәвефле булган урыннарның исәбе алып барыламы?
—Күпчелек бәхетсез очраклар Агыйдел елгасында теркәлә. Һәр алтынчы очрак шушы елга белән бәйле. Гомумән, суга батучыларның 55 процентының гомере елгаларда өзелә. Калган очраклар күлләр, буалар, сулы карьерлар белән бәйле. Суда батып һәлак булучыларның 90 процентын ирләр тәшкил итә.
—Җәйге чорда сулыклардагы бәхетсез очракларның үзенчәлеген нидә билгеләр идегез?
—Суга батучыларның 80 проценты исерек килеш сулыкларга кереп җанын тәслим кыла. Шулай ук автотранспорт белән суга төшү очраклары да үлемгә китерә. Мәсәлән 6 июль көнне Краснокама районында Сауз күленә җиңел автомашина килеп төшеп 3 кешедән торган гаилә һәлак булды. Шулай ук көймәдән килеп төшү очраклары да булгалый.
—Су коену чорында бәхетсез очракларны профилактикалау эше ничек куелган?
—Җиһазландырылган пляжларда коткаручылар эшли. Алар Уфа шәһәрендә инде 17 кешене коткарган. Коткаручылар һәр ел саен сулыкларда профилактик рейдлар оештыра. Рейдлар барышында “кыргый” пляжлар ачыкланган очракта анда вакытлыча коткару пункты урнаштыралар. Һөнәри коткаручылар белән беррәтән, бу эшкә активистлар да җәлеп ителә.
—Бәхетсез очрак читләп үтсен өчен суда үзеңне ничек тотарга кирәк?
—Таныш булмаган елга, күлләрдә су коенмау хәерле. Су коену өчен пляж булган урыннарны сайларга кирәк. Елга, күл төбе рельефы таныш булмаган урында суга чумарга ярамый. Ялгызың су коену да хәвефле. Иң мөһиме, балаларның үзләрен генә сулыкларга су коенырга җибәрергә ярамый.
Җиһазландырылмаган урында су коенган кеше 3-5 мең сум күләмендә штрафка тарттырылырга мөмкин.
Суда хәвефсезлек кагыйдәләре гади. Ә аларны үтәмәү кеше гомере өзелүгә ки терә. Чөнки су хаталарны гафу итми.


Дамир ХӘЙРТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас