Балтач таңнары
-16 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 18:21
Балтачка эссе көннәр киләчәкме?
Балтач төбәгендә алдагы көннәрдә аномаль эссе һава шартлары көтелми.
Балтач төбәгендә алдагы көннәрдә аномаль эссе һава шартлары көтелми.
Синоптиклар ял көннәрдә Башкортстан җирлегендә аномаль эссе булачагын, һава температурасы урыны белән +39 градуска кадәр җитәчәген фаразлаган иде. Шул ук вакытта БР Гадәттән тыш хәлләр эшләр министрлыгы, синоптиклар фаразларына сылтама белән, көчле җил һәм яшенле яңгырларга бәйле хәвефле һава шартлары турында искәртте.
Чамадан тыш эссе һава массасы безнең төбәкне читләп уза.
Гисметео
сайты мәгълүматларына караганда, шимбә көнне көн уртасында һава температурасы +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу көнне явым-төшем көтелми. Ә якшәмбе көнне, ягъни 14 июльдә яшенләп, кыска вакытлы яңгырлар яву ихтималы бар. Һава температурасы көндез +22,+24 градус чикләрендә булачак.
Алдагы атна дәвамында балтачлыларны уңайлы һава шартлары көтә. Эссе куырмый. Һава температурасы +25 градустан югары күтәрелмәячәк.
Тик эссе көннәренә саран килгән июль явым-төшемен генә безнең төбәктә юмарт өләшә. Алдагы көннәрдә дә аяз көннәр явымлы көннәр белән аралашып барачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"